Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына 18 ел тулды

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды илебезнең технологик потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны эшләтеп җибәрүдә һәм алга этәрүдә актив катнаша. Республика Хөкүмәте һәм федераль үзәк ярдәме белән Фонд Татарстанның чәчәк атуына юнәлдерелгән перспектив идеяләрне үстерүне һәм инновацияле технологияләр базарында булачак лидерларга һәр яклап ярдәм күрсәтүен дәвам иттерә.

Фонд командасы Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка аерым рәхмәт белдерә, аның энтузиазмы, лидерлык сыйфатлары һәм инновацияләргә ачыклыгы республиканы илнең фәнни-технологик үсешенең илкүләм рейтингы лидерлары унлыгына чыгарырга мөмкинлек бирде.

Без хезмәттәшләрне, партнерларны, дусларны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына нигез салу көне белән котлыйбыз! Россиянең инновацияләре базары үсешендә алга таба да уңышлар, тотрыклылык һәм үсеш булуын телибез. Тупланган тәҗрибәләрне саклап һәм арттырып, Фонд Татарстан Республикасының икътисадый үсешенә өлеш кертүен дәвам иттерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International