Инновацияләргә ярдәм фонды стартаплар өчен конкурсларга йомгак ясады

2022 елның 22 июле, җомга

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының портфель компанияләре – ФСИ оештыра торган конкурсларда җиңүчеләр арасында. Оешмалар үз проектларын үстерүгә грантлар алачак.
«Старт» программасы кысаларында «Старт-Ясалма интеллект-2» (IV чират) конкурсында («Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Ясалма интеллект» федераль проекты нәтиҗәсен үтәү кысаларында) «Машинада өйрәтү ярдәмендә түбән очлыклар ишемиясен бәяләү һәм фаразлау өчен киңәшләр системасын эшләү» проекты белән «Ангиолайф» ҖЧҖ җиңүче булды. Проектның нигез салучылары – Игорь Саматошенков һәм Марат Кадыйров.

«Старт-2» конкурсы нәтиҗәләре буенча «АРИКО-ФудТех» ҖЧҖ финанс алачак. Андрей Кузнецов җитәкчелегендә компания «Вакуумлы-гомогенлаштырылган һәм сыек азык-төлек продуктлары тибындагы сублимацион киптерү» проектын тәкъдим итте.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International