Татарстанга хезмәттәшлек турында сөйләшүләр өчен Япония эшкуарлары делегациясе килде

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Япония эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар һәм “Татарстан - Япония: инвестицион киләчәк” эшлекле форумда катнаштылар. Чараларда Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов эшлэде.

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан белән Япониянең хезмәттәшлек өчен җитди мөмкинлекләре бар. Аның сүзләренчә, кайбер Япония компанияләре күптәннән төбәк базарында уңшлы эш алып баралар, шул исәптән нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм башка тармакларда.

Татарстан Президенты шулай ук регионара дәрәҗәдә Япония хезмәттәшләре белән партнерлык мәсьәләләре караларчагын искәртте. Моннан тыш, тугандаш шәһәрләрне билгеләү мәсьәләсен, яңа элемтәләрне булдыру һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен, первспектив дип атады.

Рөстәм Миңнеханов бөтенесенә дә уңышлы эш һәм үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табуны теләде.

Шуннан кыскача презентацияләр белән 23 Япония компаниясе вәкиле чыгыш ясады.

Япония эшкуарлары делегациясен Япония Премьер-министрының Махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава әфәнде җитәкләде. Япония Премьер-министрының Махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава әфәнде сүзләренчә, мәгълүмат-коммуникацияләр технологияләре, нефть эшкәртү, нефть химиясе, автомобиль төзелеше, төзелеш һәм башка юнәлешләр кызыклы.

Шуннан кунаклар “Татарстан - Япония: инвестицион киләчәк” эшлекле форумда катнаштылар. Эшлекле форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Япония делегациясе әгъзаларына төбәкнең инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр.

"Бу Япония эшмәкәрләренең республикага иң зур сәфәрләренең берсе, - диде Илдар Халиков форумда катнашучыларны сәламләп. Татарстан илләр арасында мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә бәйләүче буын булырга әзер. Без Япония эшлекле даирәләре вәкилләрен, спортчыларын, җанатарларын һәм туристларын биредә күрүгә шатбыз".

Республика Премьер-министры дәүләтара хезмәттәшлек нигезе булырга мөмкин булган өлкәләр турында сөйләде. "Татарстан белән Япония хезмәттәшлегенең перспективалы проектлары арасында "Алабуга" махсус икътисади зонасына резидентлар җәлеп итү, "Иннополис" IT- шәһәре, автокомпонентлар җитештерү, машина төзелеше, металл эшкәртү һәм станок төзү бар", - диде ул.

Илдар Халиков шулай ук Япониягә республика заводлары продукциясен җибәрү, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек, төзелеш һәм энергия саклаучы технологияләр, сәламәтлек саклау һәм фармацевтика өлкәләрендә хезмәттәшлек итү ихтыяҗын билгеләп үтте.

Эйити Хасэгава әфәнде республиканың эшлекле даирәләренә һәм Татарстан Хөкүмәтенә очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

"Мин Татарстан Республикасында өченче тапкыр. Миңа бу төбәк бик ошый ", - диде ул.

"Бу юлы безнең делегация составына Япониянең 20 компаниясеннән 38 кеше керде. Без машина төзелеше белән эшкәртү сәнәгатеннән тыш, IT алдынгы технологияләре һәм туризм вәкилләрен алып килдек. Бу форум фикер алышу һәм уртак проектлар формалаштыру өчен мәйданчык булыр дип ышанам", - диде Эйити Хасэгава әфәнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International