Мәскәүдә X Казан венчур ярминкәсен һәм XV Россия венчур ярминкәсен әзерләү һәм уздыру буенча эш төркеме булды

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Көннең беренче яртысында Рөстәм Миңнеханов X Казан венчур ярминкәсен һәм XV Россия венчур ярминкәсен әзерләү һәм уздыру буенча эш төркеме утырышында катнашты. Эш төркеме утырышында шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) генераль директоры Андрей Никитин, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен, Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) башкарма директоры Иван Бортник, Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов һәм башкалар катнашты.

Утырышта катнашучылар X Казан венчур ярминкәсен һәм XV Россия венчур ярминкәсен әзерләү буенча оештыру мәсьәләләре, уздыру концепциясе, чаралар көн тәртибе турында фикер алыштылар. Ике ярминкә дә 2015 елның 23-24 апрелендә Казанда «Корстон» кунакханә комплексы мәйданчыгында узачак.

Альбина Никконен билгеләп үткәнчә, Татарстан – инвестицияләр җәлеп итү һәм инвесторлар, шулай ук венчур проектлары белән киләчәктә эшләү буенча төрле яктан җитешкән регион.

Исегезгә төшерәбез, венчур ярминкәләр максаты – Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең венчур инвестицияләрен кече һәм урта эшкуарлык югары технологияле компанияләргә җәлеп итү буенча инновацион инфраструктурасы элементлары эшчәнлеген үстерү һәм тәкъдир итү. Ярминкәләрне Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) һәм Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды оештырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International